Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

10 августтан Россиягә Кытайдан груша һәм шәфталу кертү тыела

Моннан тыш, нектарин, өрек, әлүчә, чия, төче чия, алма һәм айва кебек җиләк-җимешләрне кертү дә туктатыла.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Россельхознадзор, карантин объектлары белән зарарлану сәбәпле, Кытайдан груша һәм шәфталу кертүне туктаткан. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы ведомство хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.

Моннан тыш, 10 августтан слива, нектарин, өрек, әлүчә, чия, төче чия, алма һәм айва кебек җиләк-җимешләрне кертү дә туктатыла.

Хезмәттә белдерүләренчә, тиешле чаралар күрмәгән очракта, уңыш 30-90 процентка кимергә мөмкин.

Россельхознадзорда ачыклык кертүләренчә, узган гасырның 90нчы елларында Кытай продукциясе Россиягә гадиләштерелгән схема буенча кертелгән. Җитештерелү урыннары һәм районнары буенча чикләүләр кулланмыйча, теләсә кайсы провинциянең товарларына яшел юл ачылган.

Кытай Россияне үсемлек продукциясе белән иң төп тәэмин итүчеләрнең берсе. Әйтик, илгә елына 900 мең тоннадан артык үсемлек продукциясе кертелә. Шуның 180 мең тоннадан артыгы – цитрус җимешләре, 190 мең тоннадан артыгы – алма, груша, слива, нектарин, өрек һәм шәфталу.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев