Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

10 август - Саба районы оешкан көн

Хөрмәтле сабалылар! Без бу көннәрдә районыбызның 87 еллыгын билгеләп үтәбез.

Барыгызны да чын йөрәктән шушы истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм! Саба районының үткәне ерак чорларга барып тоташа. Тамырларыбыз тирән. Без тарихи елъязмаларга кергән, республикабызга мәгърифәтчеләр, язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, хезмәт һәм сугыш батырлары биргән төбәктә яшибез. Саба районы матур табигате белән генә түгел, шушы җирдә яшәүче тырыш, күркәм халкы, фидакарь хезмәт алдынгылары белән бай. Бездә татар, рус, удмурт һәм башка милләт халыклары бер гаиләдәй дус-тату яшиләр. Республикабыз ярдәме белән Сабага гына түгел, авылларыбызга да заманча төс керә, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыра. Әмма моңа карап кына безнең үткәннәрне онытырга хакыбыз юк. Саба ягының Татарстан күгендә үзенә күрә аерым бер урыны бар. Гади генә төбәк түгел, Казан артының мөһим социаль-мәдәни үзәге. Районыбыз үсешенең чишмә башында легендар кешеләребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары буыны торды. Җиребезнең чәчәк атуы, үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Якты киләчәккә өмет беркайчан да сүнмәсен! Күңелләрдә оптимизм хисен саклап, яхшылык, шәфкатьлелек һәм игелеккә омтылып, районыбызның тагын да чәчәк атуына ирешербез, дип ышанам. Шушы истәлекле дата безне яңадан-яңа игелекле, гүзәл эшләргә рухландырсын. Сабалылар һәрвакыт бәхетле, сәламәт, көчле булсыннар һәм киләчәк көнгә ышаныч белән яшәсеннәр!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев