Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

10 август көнне Саба туган як өйрәнү музеенда “Шоколад” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары “Туган җирем САБА” дип исемләнгән чарага килделәр [+фото]

10 август көнне Саба туган як өйрәнү музеенда "Шоколад" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Туган җирем САБА" дип исемләнгән чарага килделәр. Чара Саба районы оешуга 87 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Төп максат: үсеп килүче буынга районның үткәне, киләчәге, бүгенгесе белән таныштыру булды. Музей хезмәткәрләре районның тарихы чагылган экспозицияләр белән таныштырды. Чара сорау-җавап тәртибендә дәвам ителде. Балалар бик теләп туган якка багышланган сорауларга җавап бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Бәйрәм уңаеннан, Саба туган як өйрәнү музеена, "Шоколад" коллективы һәм балалар кызыклы экспонат бүләк иттеләр.
Бу узган чара балаларның тагында туган төбәкләре белән соклануларын, яратуларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев