Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган

Хәзер инде премияне Хәния Фәрхинең якын туганнарына тапшыру ниятләнә.


(Казан, 1 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов хәбәр итте.

"Тәтешледә реконструкциядән соң ЗАГС һәм мәдәният сараенда, октябрь аена кадәр, Хәния Фәрхи белән сөйләшеп, Әнгам Атнабаев исемендәге премияне тапшырырга ниятләгән идек. Шунда ук концертын да үткәрергә теләдек. Бу - районыбызның зур премиясе. Ни кызганыч, ул бирелми калды. Габделхәй абый белән сөйләшеп, кызларын, туганнарын да чакырып, шушы чараны уздырасы бар", - дип белдерде Рәлиф Рәхимов һәм бу премиянең гадәттә Әнгам Атнабаевның туган авылы Күрдемдә тапшырылуын билгеләп үтте.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, 2016 ел өчен бу премияне Хәния Фәрхигә бирүне район комиссиясе 22 февральдә үк хәл иткән булган, тик Хәния Фәрхинең кайта алмавы сәбәпле, бу чара кичектерелеп килгән. Рәлиф Рәхимов Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә җырчылардан Салават Фәтхетдинов та ия булуын әйтте.

"Хәния Фәрхине җирләдек тә онытылды түгел. Безнең үткәрәсе чаралар күп", - дип белдерде Рәлиф Рәхимов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев