Саба ТВ

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләү турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Федераль дәүләт органнары һәм федераль дәүләт учреждениеләренә 2020 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 3 процентка арттыру буенча чаралар күрергә», - диелә документта.

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/07-09-2020/1-oktyabrd-n-byudzhet-hezm-tk-rl-rene-esh-haky-artachak-5769285

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: