Саба ТВ

1 гыйнвардан элеккеге хәрбиләрнең пенсиясе артачак

Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә элеккеге хәрбиләргә һәм аларга тиңләштерелгән категориягә кергән кешеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрен индексацияләүне йөкләгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә дәүләт башлыгы 2018 ел бюджетында хәрбиләргә 1 гыйнвардан индексация каралуын искә төшергән. Шул ук вакытта хәрби пенсионерларга индексация 1 февральдән генә каралган.

"Индексация 2,6 миллион кешегә кагыла. Без моны элеккечә, синхрон рәвештә эшләргә тиешбез, дип уйлыйм. 1 гыйнвардан хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелүчеләргә пенсияләрен индексацияләргә кирәк", - дигән Путин.

Реклама

Президент хәрби пенсионерларга тиңләштерелүчеләргә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Милли гвардия хәрбиләре, янгынга каршы көрәш һәм башка хезмәткәрләр керүен аңлатып үткән.

Акчаларны быел ук карап куярга кирәк, бюджет кереме моны эшләргә мөмкинлек бирә, - дигән Россия лидеры. Россия финанс министры шулай икәнен раслаган.

"Мондый карарларны быел истә тотарбыз һәм эшләрбез", - дип җиткергән Антон Силуанов.

Фото: http://2018god.net

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: