Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 гыйнварда планета халкы исәбе 7,444 млрд кеше булачак

Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше - үләчәк.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). 1 гыйнварда Җир халкының исәбе 7 444 443 881 кешегә җитәчәк дип фаразлана. Бу хакта АКШ Халык санын алу бюросы белдерде, дип хәбәр итә "ТАСС".

"Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше - үләчәк", - диелгән хәбәрдә.

Галимнәр искәртеп узганча, планета халкы исзбе 7 млрд кешегә 2011 елда җитте һәм фаразлаулар буенча 2050 елга ул 9 млрд кеше тәшкил итәчәк.

Реклама

21 ноябрьдә iz.ru порталы Кытай халкы исәбе 1.399 млрд тирәсе тәшкил итә дип язган иде. Мондый мәгълүматларны Кытай халык республикасы иҗтимагый куркынычсызлык министрлыгы китергән. Пекин якындагы 3 елда халык 20 млн кешегә артыр дип исәпли. 2020 елга биредә яшәүчеләр саны 1,42 млрд кеше дәрәҗәсендә фаразлана.

Сан буенча икенче урында Индия тора (1,35 млрд кеше), ә өченчедә - АКШ (326,6 млн). Россия бу исемлектә 10-нчы урында - 146,8 млн кеше ( 01.01.2017 гә булган мәгълүматлар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев