Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 августтан пенсияләр арта: кемгә һәм күпмегә?

2018 елның 1 августыннан, иминиятчеләр (эш белән тәэмин итүчеләр) 2017 елда иминият взносларын түләгән эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак. Ләкин акча иминият пенсиясен картлык һәм инвалидлык буенча алучыларныкы гына артачак.

Пенсия фондының территориаль органы картлык яки инвалдилык буенча пенсияне 2018 елның 1 августыннан гаризасыз тәртиптә караячак. Ягъни, эшләүче пенсионерларга пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм кабат санату өчен гариза язарга кирәкми.

Пенсияне кемгә арттырачаклар?

Граждан пенсиядә күбрәк булган саен, аның өчен түләнгән взнослары суммасына бүленүче еллар саны азрак, шул сәбәпле пенсиягә өстәлгән акча да күбрәк булачак.

Пенсия күпмегә артачак?

Гадәти индексациядән - пенсия күләме билгеләнгән процентка артудан аермалы буларак, 2018 елның 1 августыннан кире санау индивидуаль булачак: арту күләме рәсми хезмәт хакына һәм эш белән тәэмин итүче бүлеп биргән акча күләменә бәйле булачак.

 

Реклама

Ләкин августта булачак максималь арту бәясе, акчага әйләндерелгәч, 3 балл гына булачак (пенсия коэффициенты). 2018 елның 1 августына 1 коэффициент бәясе 81 сум 49 тиенне тәшкил итә. Шуңа күрә, пенсия иң күп дигәндә 244 сум 47 тиенгә артырга мөмкин, шуннан да күбрәк сумма булмаячак. (81,49 сум. x 3).

Әгәр эш бирүче бүленгән акчаның бер өлешен иминият пенсиясенә, ә икенче өлешен пенсия туплауга бирә икән, индивидуаль пенсия коэффициенты тагын да чикләнгән һәм кырыс – 1,875. Мондый пенсионерлар өчен 1 августта пенсиянең артуы иң күп дигәндә 152, 78 сум тәшкил итәчәк. (81,49 сум x 1,875).

Уртача алганда, пенсионерларның пенсиясе 175 сумга артачак.

Россиядә эшләүче пенсионерлар озак вакыт дәвамында пенсия артуны көтәләр. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап, пенсия түләүләре индексациясенә эшләмәүче пенсионерлар гына өметләнә ала, бу илдәге авыр икътисади хәл белән аңлатыла.

Артачак акчаның төгәл күләме кире санаганнан соң билгеле булачак, анда өстәүләр өчен кирәкле булган барлык өстәмә мәгъләматлар каралачак.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/1-avgusttan-pensiyal-r-arta-kemg-m-k-pmeg-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев