1 августтан арттырылган пенсия алачаклар
Августтан 2018 елда эшләгән пенсионерлар пенсияләрен арттырылган күләмдә ала башлаячак, дип белдерәләр Башкортстан буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәтендә.
“Өстәмәләр күләме августта шәхсән, ул эшләү чорыннан һәм эш бирүчеләрдән Пенсия фондына күчерелгән страховка взносларына бәйле. Пенсияне яңа күләмдә Башкортстанның 248 мең пенсионеры алачак. Чыгымнарны финанслау тулы күләмдә тәэмин ителде ”, - дип белдерә Башкортстан буенча Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Фоат Хантимеров.
График буенча пенсияләрне тарату почта бүлекләре тарафыннан 2-24 августта башкарылачак. Пенсияләрне кредит оешмаларына күчерү – килешү буенча билгеләнгән срокларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев