Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

0,1 процентлы ипотека кемгә тәтер?

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә авыл җирендә яшәүчеләр өчен ташламалы ипотека барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Оксана Луткага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Түрә сүзләренчә, тиешле программаларны ике зур банк әзерли. «Ел ахырына әлеге проект эшләнеп, расланачак. Проектның бюджеты кысаларында ташламалы ипотекага сумма теркәлгән инде, шуңа күрә без 2020 елның гыйнварыннан әлеге проектны эшләтеп җибәрербез дип өметләнәбез”, – дип белдергән Лут.

Авыл җирендә яшәүчеләр өчен ипотека кредитлары буенча ставка дәүләт тарафыннан елына өч процент дәрәҗәсенә кадәр субсидияләнәчәк. 2020 елда программаны финанслауга бюджеттан бер миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

 

Реклама

Оксана Лут шулай ук төбәкләр «авыл ипотекасы» буенча ставканы финанслауда катнаша алачаклар, аны 0,1 процентка кадәр киметә дә алалар, дип ассызыклады. Искәртеп узабыз, май аенда Россиядә авыл җирендә яшәүчеләр өчен ташламалы ипотека башлап җибәрү инициативасы белән премьер-министр Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев