Шәехов Шафик Шәех улы (1914-1993)
Шәехов Шафик Шәех улы 1914 елда Саба районы Яңа Мичән авылында туа. 1939 – 1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
362нче истрибительный авиаполкта Кавказ фронтында яралана. Ашхабадка госпитальгә җибәрелә. Госпитальдән Икенче Белоруссия фронтының 39нчы дивизиясенең мото-механизированный бригада составында сугыш юлын дәвам итә. Гади кызылармиячедән кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. “За оборону Кавказа”, “За победу Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”, “За боевой заслуги” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач, төрле тармакларда җитәкче вазифаларын башкара. 1993 елда вафат булды. Кабере Яңа Мичән зиратында.
(Мәгълүмәтне кызы Сахапова( Шаехова) Венера Шафиковна җибәрде. )
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев