Саба ТВ

Саба районы

16+
#ҮлемсезПолкОнлайн

Шакуров Нәҗип Шәкүр улы

Минем карт бабаем Шакуров Нәҗип Шәкүр улы 1913 елда Саба районы Тимершык авылында туган.

1941нче елның август аенда сугышка китә. Артеллерия полкында күәтле техника белән пушка сөйрәп йөри. Курск дугасы янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Буг елгасы буендагы сугышлардан соң “Сугышчан батырлык” медале белән бүләкләнә. 1945 нче елның апрель уртасында күәтле техника белән тартып китергән пушка Берлин тирәсе ныгытмаларына ут ача. Анда күрсәткән батырлыгы өчен 2нче “Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1945нче елнын августында авылга исән-имин кайта. Кайткан көннән алып пенсия яшенә кадәр колхозда төрле-төрле авыр техникада эшли. Балаларының, оныкларының горурлыгы булып дистәләгән орден һәм медальләре саклана.

#үлемсезполконлайн #бессмертныйполк #бессмертныйполконлайн #БессмертныйполкТатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев