Саба ТВ

Саба районы

16+
#ҮлемсезПолкОнлайн

Галиев Госман Хәмидулла улы

(15.04.1918-23.09.2003)


1918 нче елның 15 нче апрелендә Саба районы Төбәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1934 нче елда Төбәк 7-еллык мәктәбен тәмамлый. 1934-1936 нчы елларда Арча счетоводлар курсында укый. 1936-1939 нчы елларда Саба районы финанс булегендә финанс агенты булып эшли.
1939 нчы елның 2 нче сентябрендә хәрби хезмәткә алына. 1941 нче елның мартына кадәр Ерак Көнчыгышның Спасск шәһәре тирәсендә, Хакка күле буенда, СССР- Кытай чигендә укчы дивизиядә хезмәт итә. Чик буенда японнар белән провокацион сугыш-бәрелешләрдә катнаша. 1941 нче елның март ахырында 10 нчы укчы дивизия составында Мурманск өлкәсе Кандалашка шәһәренә күчерелә. Фин сугышында катнаша.

1941 нче елның августында, Ленинград шәһәренә немецлар тарафыннан камалу куркынычы тугач, укчы девизия Ладога күле тирәсенә күчерелә(Карельский фронт). 1944 нче елның 21 нче июненә кадәр 1005 көн Онега күле, Свирь елгасы линиясендә оборона тоталар. Шул ук вакытта блокададагы Ленинградны азык-төлек, корал белән тәэмин итеп торган “Тормыш юлын” сугышчан саклыйлар. 1944 нче елның июнендә Карелия фронты 2нче Белоруссия фронты белән кушылып(маршал Рокоссовский командалыгында) 10 нчы гвардия укчы дивизиясе тозелә. Балтик буе илләре: Эстония, Латвия. Литва, Польша, Германиянең байтак өлеше азат ителә. 1945нче елның 23 нче февраль көнне, Германиянең Одер елгасын кичкәндә, авыр яралана һәм Польшаның Бетгош, Торун шәһәрләрендәге госпитальлләрдә 5 ай дәвалана. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Терелеп чыккач, Польша территориясендәге авиабазада хезмәтен дәвам итә. Сугыштагы батырлыклары өчен “За отвагу”, “Отечественная война” медальлләре белән бүләкләнә. Хезмәтен гвардиянең өлкән сержанты булып тәмамлый.

1946 нчы елның маенда демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. 1953 нче елга кадәр район финанс бүлегенең налог агенты булып эшли. Күп тапкырлар авыл, район советы депутаты булып сайлана.
Хезмәтенең соңгы 23 елында Икшермә совхозында кладовщик булып эшли. Тыныч чордагы хезмәтләре өчен 10 нан артык медальлләр белән бүләкләнә.
2003 нче елның 23 нче сентябрендә 85 яшендә вафат булды.
Балаларың, оныкларын, туганнарың сине онытмыйлар, кадерле бабаебыз! Тыныч йокла!

Ситдикова (Галиева) Эльвира Ильдус кызы
Балтач районы Сосна авылы.

#үлемсезполконлайн #бессмертныйполк #бессмертныйполконлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев