Теш дәвалауның, кем әйтмешли, ат бәясенә төшүенә гадәтләндек инде. Шуңа күбебез аны бушлай, яки мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) программасы буенча ямап-алдырып булуын онытты да бугай инде. Бушлай икән, юньле түгел инде ул, дип, актык акчасын тотып, түләүлегә йөгерүчеләребез дә җитәрлек. Әмма юкка!