9 октябрь 2018 яңалыклары
-
9 октябрь 2018 - 15:07Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады"Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.
-
9 октябрь 2018 - 14:22Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автойөреш старт алдыАвтойөрештә Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша.
-
9 октябрь 2018 - 13:32Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтималПаспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.
-
9 октябрь 2018 - 13:32Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтимал Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173084/Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.
-
9 октябрь 2018 - 13:13ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим иттеМинистрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.
-
9 октябрь 2018 - 13:12Марат Әхмәтов быелгы көзнең коры килүен әйттеСентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк, диде министр.
-
9 октябрь 2018 - 13:10Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшлиРеспубликада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.
-
9 октябрь 2018 - 10:352018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгәнБалалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.
-
9 октябрь 2018 - 10:10“25 АТЫМ, 100 ҮГЕЗЕМ ҺӘМ 75 САРЫГЫМ БАР”Яшьләр авылда калмый, күбесе шәһәргә китә, шунда гаилә кора, дибез. Бәхеткә, җаны-тәне белән сала тормышына гашыйклар да бар әле. Берән-сәрән булса да, андыйларны табарга мөмкин. Мәсәлән, Чирмешән районы Кармыш авылыннан яшь фермер Динар Миннебаевны алыйк. Мал асрап, иген игеп, җир эшкәртеп, салада яши. Элекке колхоздан калган ферма биналарын сатып алып, фермерлык эшенә керешкән. Һәм егет тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләвенә үкенми.
-
9 октябрь 2018 - 09:49Камал театры иртәгә тифлокомментарийлы спектакль күрсәтәТифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү.
-
9 октябрь 2018 - 09:32Балтачта эпидемия: “Бу авыру турында ишетеп кенә белә идем, оныгымда табылгач, коелып төштем”Балтач районы халкы хафада. Биредә яшәүчеләр инде икенче ай ут йотып яши. Көшкәтбаш авылында А гепатиты – “сары авыруы” дигән чир табылган. А гепатиты – медицинада “пычрак куллар” авыруы дип йөртелә. Көшкәтбашлылар бүген бер-берсе белән күрешергә, очрашырга курка.
-
9 октябрь 2018 - 08:50Агуланган Арча студентларының бүгенге хәле билгелеАрча педагогика көллияте студентларын хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
9 октябрь 2018 - 08:23Зарипова Ләйсәнне Португалиянең Мадейр шәһәрендә Даун синдромы белән авыртучылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясадыЗарипова Ләйсәнне һәм аның тренерларын Португалиянең Мадейр шәһәрендә Даун синдромы белән авыртучылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.