Кайбер дин юлына басып намаз укый башлаган кешеләр галәмәт "акыллы" булып китәләр дә, башкаларга акыл өйрәтә башлыйлар. Кирәксә-кирәкмәсә дә, кешенең тышкы кыяфәтенә, киенүенә, үз үзен тотышына карата үз фикерләрен белдерәләр. Әле ул фикерне тыныч кына, акрын гына белдерсәләр, бер хәл. Юк, бөтен кеше янында кычкырып, тавыш күтәреп, "менә күрегез, мин...