Бүген Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Барлыгы 44 кеше бүләкләнде.
"Республика көне алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен традициягә әйләнде", - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов намуслы, фидакарь көндәлек хезмәтләре белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне...