Алма агачыннан ерак төшми. Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның балалары турында сүз чыккач, ирексездән, шулай дип уйлап куясың. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова да әти-әнисе юлын сайлаган, әмма беркайчан да, мин - артист кызы, дип кычкырып йөрмәгән.