Автор автор яңалыклары
-
«Дулкын» радиосында «Китапханәче сүзе» тапшыруы эфирга чыкты.
«Дулкын» радиосында эфирга чыгучы «Китапханәче сүзе» тапшыруында Олы Шынар авылы китапханәчесе Гүзәл Сөләйманова катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак
15 ел эчендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә узган оештыру комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде.
-
Байлар Сабасының күпфункцияле үзәге янында урнашкан бина тулы куәтенә эшли башлады
Биредә гражданнарның конституция белән ныгытылган хокукларын саклау өчен бушлай юридик хезмәт күрсәтү үзәге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе урнашкан.
-
Саба гимназиясендә «Әйдә шаярт!» КВН уены булып узды.
Биш команда өлгерлектә, тапкырлыкта көч сынашты.
-
Бүген район үзәгендә язгы ярминкәләр гөрләде.
Халык куллануындагы барлык төр товар, продукцияләр тәкъдим ителде. 40лап эшмәкәр чыккан иде.
-
Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды
Үткән 2023 елда «Яшь гаилә» программасы буенча Татарстанда 432 яшь гаилә тораклы булды. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаилә» программасы буенча дәүләт ярдәмен – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 2023-2025 елларга исәпләнгән әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yas-gaila-programmasy-buenca-2023-elda-432-yas-gaila-torak-aldy-5886179
-
Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды
Үткән 2023 елда «Яшь гаилә» программасы буенча Татарстанда 432 яшь гаилә тораклы булды. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаилә» программасы буенча дәүләт ярдәмен – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 2023-2025 елларга исәпләнгән әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yas-gaila-programmasy-buenca-2023-elda-432-yas-gaila-torak-aldy-5886179
-
Бүген Саба районына эшлекле сәфәр белән ТРсының сәламәтлек саклау министры Марсель Миннуллин килде.
Район хакимиятенең утырышлар залында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Төбәкара клиник-диагностика үзәге баш табибы Рөстәм Хәйруллин, үзәк хастаханә табиблары һәм башка җитәкчеләр катнашында 2023 нче елның эш нәтиҗәләренә багышланган зур киңәшмә булып үтте.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм әлеге яуда башларын салган райондашларыбыз хөрмәтенә көрәш ярышы
Бүген «Олимп» спорт мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм әлеге яуда башларын салган райондашларыбыз хөрмәтенә көрәш ярышы узды.
-
Өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты
9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.
-
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең көчәюе турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мөхитне күзәтү идарәсе» хәбәр итә:
-
Бүген - Космонавтика көне.
1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.
-
Бүген «Дулкын» радиосының «Мәктәпләр тормышыннан» тапшыруы кысаларында Икшермә кадет мәктәп - интернаты укучылары чыгыш ясады.
Балалар үзләренең белем йорты турында күп мәгълүмат җиткерде.
-
2024 елның язгы чорына урамнарга бункерлар кую графигы (ЯҢАРТЫЛДЫ)
Хөрмәтле сабалылар! Зинһар өчен төзелеш материаллары калдыклары, киселгән агач ботакларын яңа куелган чүп контейнерларына салмагыз! Бистәбездә яшәүче һәркем яшәгән җиребезнең чиста һәм матур булуына үзенең өлешен кертсен иде!
-
Ураза гаете котлы булсын!
Изге гамәлләр кылып,сабырлык белән көтеп алган Ураза гаете котлы булсын! Шушы игелек бәйрәмендә сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, мул табыннар, күңел тынычлыгы, бер кайгысыз көннәр телибез.