Саба ТВ

Үзбәкчә Каурдак рецепты

Әлеге рецептны күп кенә кафеларда кулланып шеф-поварлар килүчеләрне сыйлыйлар.

Ингредиентлар :

  • үсемлек мае - 50мл,
  • сарык/сыер ите-1кг,
  • суган-1кг,
  • бәрәңге - 1кг,
  • сарымсак - 3 тешлек,
  • зира-1 щепотка,
  • борыч,
  • тоз,
  • яшелчәләр.

Әзерләү барышы:
Итне кисәкләргә турарга, суган, сарымсак, тәмләткечләр салып майда кыздырырга. Аз гына су өстәргә, иткә 20 минут тирәсе парда пешерергә.

 

 

Бәрәңгене әрчеп, 4 өлешкә бүләргә, Ит янына бәрәңгене һәм 300 мл. су өстәргә һәм су кайнаганчы тотарга, аннары акрын утта бәрәңгене тулы әзерлеккә җиткерәбез. ️Теләк буенча табынга куйганда, ризыкны яшелчәләр белән бизәргә була.

Каурдак әзер, ашыгыз тәмле булсын!

 

Фото чыганагы : chaykhana.uds

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: