Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Тәнзилә ападан тәмле гөбәдия рецепты

Тукай районы Яңа поселогында яшәүче «Йолдызлы чәкчәк» шоу-проекты финалисты Тәнзилә апа Зарифуллина аш-суга бик тә уңган хуҗабикә. Ул пешергән таба ашларын авыз итеп караган һәркем Тәнзилә ханымны мактап туя алмый. Бигрәк тә гөбәдиясен мактый-мактый ашыйлар.

Әлеге ризыктан башка бер генә мәҗлес тә, бәйрәм дә үтми татар халкында. Ә Яңа поселогына килгән бер генә кунакны да гөбәдия белән чәй эчертмичә җибәрмиләр. Бүген без укучыларыбызга да әлеге тәмле таба ашын пешерү буенча Тәнзилә апа рецептын тәкъдим итәбез. 

Камыр өчен 1 стакан сөт өсте, 1 кашык майонез, 1-2 кашык көнбагыш мае, күперткеч, чама белән тоз кирәк.
Эчлегенә 500 гр. кызыл эремчек (корт), 300 гр. шикәр комы, 400 гр. йөзем, 100 гр. дөге, 8 йомырка, 400 гр. (11 аш кашыгы тирәсе була) эретелгән ак май кирәк.

Табага камыр җәябез. Эчлекнең беренче катына бүрттерелгән дөгенең яртысын салабыз да, икенче кат итеп кызыл эремчекне (корт) җәябез, өстенә шикәр комы сибәбез, өченче катка дөгенең калганын салып бетерәбез, дүртенче катка йомырка, бишенче катка йөзем һәм кашыклап алдан эретелгән майны салабыз һәм өстен җәелгән камыр белән каплыйбыз. 
Болай эшләгәндә гөбәдия бик тәмле килеп чыга. Сез дә пешереп карагыз әле! 

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Реклама

Фото: https://www.instagram.com/p/B3rhF-ooVAt/?hl=ta

 

Чыганак: http://tukai-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев