Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Суган белән сыр бәлеше

Кирәк:

Камыр өчен:
100 гр маргарин я атланмай,
5-6 аш кашыгы шәһәр каймагы,
1,5 стакан он (мин күпме ала, шулкадәр салам),
½ чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Эчлек өчен:
2-3 баш суган,
2 данә эретелгән сыр,
3 йомырка,
яшел тәмләткечләр, тоз, борыч,
2 аш кашыгы майонез (мин салмыйм).

Әзерләү тәртибе:
Йомшартылган маргарин я атланмайга каймак салабыз да, бутыйбыз, шушы массага акрынлап он (аңа алдан разрыхлительне кушкан булабыз) куша-куша, камыр басабыз.

Эчлек әзерлибез. Суганны уртача ваклыкта турап, кыздырабыз. Кызарганчы ук түгел, русча әйткәндә тушить итәбез. Аны суытабыз, маеннан саркыта төшеп, суганга угыч аша үткәрелгән эретелгән сырны кушабыз, йомыркаларны сытабыз, тәмләткечләр (мин укроп салам), тоз, борыч салабыз. Эчлекне яхшылап болгатабыз. Ул йомыркалар исәбенә бераз сыеграк була.
Аннары пирогның үзен ясыйбыз.
Эчлек башта сыеграк тоелса да, пирог пешеп чыккач, ул йомшак кына булып өлгерә.
Тәүдә суган пирогы нишләп тәмле булсын инде дип уйласам да, хәзер фикеремне үзгәрттем. Безнең гаилә өчен суган пирогы беренче я икенче ашларны алмаштыра. Кичке ашка аеруча яратып ашыйбыз.

 

Автор : Шакирҗанова Әлфия

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев