Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Солянка

Рецепт

Аш пешерәсе савытта, өч баш суганны токмачлап турап, шуңа ике аш калагы томат пастасы өстәп, сыек майда пастеризовать иттем. Табада телемләп туралган тозлы кыярны, әзрәк суында салып, томалап, суы яртылаш кимегәнче, пешереп алдым һәм кыздырылган суганга куштым. Шушы катнашма өстенә ит шулпасы койдым һәм шулпа кайнап чыккач, пешкән һәм ысланган казылык, кыргыч аркылы чыгарып, өстәдем. Ун минутлап кайнаткач маслина, суы белән, һәм ике-өч караҗимеш, юып, лавр яфрагы, салдым, тәменчә тоз өстәп, сурәән генә утта тагын ун минут чамасы томит иттем))
Өстәлгә биргәндә лимон кисәге, яшел тәмләткеч, сметана яки майонез салып бирәсе.
(Мин ит шулпасында пешерсәм дә, бик ит кушарга яратмыйм. Ә колбасаны, тураганга караганда, кыргычтан кырсаң яхшырак тоела үземә.)
Солянка искиткеч тәмле, насыщенный килеп чыккан иде!

Рецепт Резидэ Фэйзуллинадан алынды!

 

Чыгаанк: https://vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_58136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев