Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Өлеш рецепты

?

Камыр өчен: 100 грамм кибет каймагы, 100 грамм маргарин, 2 йомырка, 200 грамм ( 1 стакан) сөт, тәменчә, ничек яратасыз, тоз, шикәр комы алына. Чүпрә дә, сода да, көпшәкләндергеч тә кирәк түгел, камыры каты булмый.

Эчлек өчен:1 кг 200 грамм тавык ите, ( агы да, боты да ярый, минем үлчәп торганым юк, Зәмзәмия апа мәктәп ашханәсендә эшләгәч, граммлап бирде) һәм бәрәңге алына.

140 грамм сыер (ак май) маенда суганны (чамалап алыгыз) кыздырырга онытмагыз, бөтен "изюминка"сы шушында. Камыры бик тәмле була. (Зәмзәмия апа "Менә шушы кызган суганлы май тәм бирә аңа," дигән иде).

Эш барышы гадәттәгечә, катнашмаларны салып уртача бик каты булмаган камыр басасыз, ял иттерәсез азрак. "90 грамм камыр өлешнең астына, 30 грамм өстенә алына", дигән иде Зәмзәмия апа. Әйткәнемчә, мин үлчәмичә, чамалап кына пешерәм. Камыр өстенә бәрәңге, ит салгач, суганлы май сибәсез дә, бөреп ясап бетерәсез.

Автор: ТАТАР АШЛАРЫ #ТАТАРСКИЕРЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧАГАЗЕТА, Сүрия Мингатина 
Бу рецепт аның "фирменное блюдо"сы булгандыр, үзем өчен генә биргән иде. Рамазан аенда үзенә дога булып барсын, кызганыч, әтисенең исемен белмим.

Күп төрле камырдан пешереп караганым булды, тик бу камырга җиткәнен тапмадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев