Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Өлеш рецепты

Өлеш әзерләү рецептын тәкъдим итәбез😊

📌Камыр өчен кирәк булачак: 

1 кап сыер мае

1 йомырка

0,5 стакан сөт

2 стакан он

1 чәй калагы чүпрә

 0,5 чәй калагы тоз. 
📌Эчлек өчен: 

200-300 г  тавык ите

3-4 бәрәңге

2 суган

тоз, борыч.

📌Эш барышы:

Мйны эретергә, йомырканы сытарга, чүпрә, сөт, тоз, он салып камыр басарга.

Җылы урынга куеп кабартырга, аннары тигез, өлешләргә бүләргә (әзрәк өлешен капкачка калдырырга), һәрберсен түгәрәк итеп җәяргә.

Эчлек өчен тавык ите һәм бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турарга,  тоз, борыч кушып болгатырга. 

Әзер эчлекне җәемнәргә салып чыгарга, кырыйларын күтәртеп,өстенә камырлы капкач ябып бөгәргә.

Өлешне 180 градуска кызулыктагы духовкада 40-45 минут пешерергә.

Ризыкларыгыз тәмле булсын!🤗

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев