Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Кабак бөккәне

Кабак бөккәнен, гадәттә, әче камырдан әзерлиләр.

1 кг онга:

400-450 г су яки сөт
30-40 г чүпрә
2-3 йомырка
тәменчә тоз
50 г шикәр комы
15 г сыер мае

Эчлек өчен:

35 г дөге
20-25 г пешмәгән тары ярмасы
тәменчә шикәр комы
тәменчә тоз

Кабакның кабыгын чистарталар, эчен алалар һәм вак итеп, шакмаклап турыйлар.

Туралган кабакка тоз сибәләр һәм кул белән уалар.

Иләккә салып, 20-30 минут суын саркыталар.

Дөгене суга салып бүрттерәләр.

Кабак, тары ярмасы, дөгене бергә кушып бераз шикәр комы, эретелгән май сибеп, бөтенесен бергә кушалар.

Бөккәнгә тары ярмасын салмасаң да була. Салмаган очракта дөгене бераз күбрәк салырга мөмкин.

Әзер камырдан бөккән өчен артык зур булмаган кисәкләр алалар һәм бик юка итмичә җәяләр.

Әзер җәймәләргә эчлек салалар һәм ярым ай рәвешенә китереп, тоташтырып чыгалар.

Бөккәнне майлы табага тезәләр, өстен тугланган йомырка белән майлыйлар һәм 180 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр.

 

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев