Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Иммунитетны ныгыту өчен кабакны ничек кулланырга?

Кабактан тыш, бал, лимон һәм имбирь кирәк булачак.

1 уртача зурлыктагы кабак
150-200 г лимон
50 г бал
50 г имбирь тамыры.

Кабакны юып киптерегез һәм өстен кисегез. "Капкачын" ташламагыз, аның кирәге чыгачак. Орлыкларын һәм җепселле өлешен кабак эченнән алырга кирәк.

Лимоннан согын сыгыгыз, имбирьне вак кыргычтан уыгыз яки блендерда ваклагыз. Лимон белән имбирь өстенә бал кушып болгатыгыз. Шул сыекчаны кабак эченә агызыгыз, кабакның капкачын ябыгыз һәм салкынча урынга 5-7 көнгә алып куегыз.

Бу көннәр эчендә кабак сок бирәчәк. Бер атна узуга, килеп чыккан сыекчаны пыяла банкага салыгыз да, суыткычта саклагыз. Иммунитетны ныгыту өчен, салкын тигәндә бу даруны 15-20 көн дәвамында берәр аш кашыгы көнгә өч тапкыр эчәргә кирәк.
Мондый дәвалану курсларын елына 3-4 мәртәбә уздыру киңәш ителә.

 

Чыганак: intertat.tatar
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев