Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Чәк - чәк рецепты

Аш-су остасы Мәрьям Миннегуловадан чәк-чәк пешерү рецепты

Кирәк була:  

  • Өч йомырка
  • Өч йомырка сарысы
  • 1 чәй калагы майонез
  • Әз генә тоз
  • Ярты чәй калагы разрыхлитель

Эш барышы:  

  1. Он салып токмач камыры кебек камыр басабыз
  2. Өч җәемгә бүләбез
  3. Бик юка итмичә генә җәябез(чама белән 5 мм)
  4. Бераз камырны киптереп алабыз( кисәргә җайлы булсынга)
  5. Җәйгән җәймәне тасмалап кисәбез
  6. Токмачтан калынрак итеп тагы кискәлибез
  7. Кызган майга салып тиз арада пешереп тә алабыз

Баллар өчен:

100 мл суга 200 гр шикәр комы салып 7-8 минут тирәсе кайнатып алырга, 3 аш калагы бал кушарга, яңадан 3-4 минут кайнатырга.
Әзерлеген белер өчен салкын суга салып карыйбыз. Сироп суда җәелеп китмәсә әзер дигән сүз.
Сиропны төшләребезнең өстенә салып, болгатып, савытларга өеп, катырып куябыз.

Рецепт һәм фото авторы: Мәрьям Миннегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев