Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Чәй янына тиз генә пешерелә торган рулет

Чәй янына тиз генә пешерелә торган рулет рецепты.

Рулет

Эш барышы: 

  1. Йомырканың агына ярты стакан шикәр комы салып миксер белән яхшылап күпертәбез.
  2. Йомырка сарысына да ярты стаканга якын шикәр комы салып күпертәбез, чеметеп кенә тоз салабыз.
  3. Ике массаны бергә кушып күпертәбез.
  4. Шушы массага бер стакан иләнгән онны ипләп кенә кертәбез, болгатабыз.
  5. Ярты чәй калагы ванилин салабыз.
  6. 1 аш калагы көнбагыш мае салабыз.
  7. Болгатабыз.
  8. Әзер массаны махсус кәгазь (пергамент) җәелгән табага салып 200 градуска мичкә (духовкага) ярты сәгать чамасына озатабыз.

       Крем ясыйбыз.

  1. 100 гр кибет каймагына бер йомырка, 5 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы он салып тугылап водяной баняга куеп куертабыз.
  2. Массаны суытабыз.
  3. 3 аш калагы ак сгущенка салабыз
  4. 2 аш калагы какао салабыз, болгатабыз.
  5. Пешкән бисквиттан кайнар килеш пергамент кәгазен алабыз, крем ягабыз, рулет итеп төрәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы: Мәрьям Миннегулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев