Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Балык котлеты (рецепт)

?Кирәк: 1 кг балык, 1 баш суган, чирек стакан сөт, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 телем ак ипи, ярты стакан вакланган сохари, 1 йомырка, яшел үләннәр, борыч, тоз.

Эш тәртибе:
?Алдан әзерләнгән балык итен алабыз йә, балыкның сөякләрен чистартып, иттарткычтан суган белән бергә чыгарабыз.
?Элеге фаршка сөттә чылатылган ипи, йомырка, яшел үләннәр, тоз, борыч кушабыз һәм яхшылап болгатабыз.
?Барлыкка килгән бериш массаны, кечерәк кенә котлетлар ясап, калган йомыркага манабыз, сохарида әвәлибез дә табада эретелгән майда ике яклап кыздырабыз.
?Котлетларны кайнар килеш яшелчәләрдән пешерелгән ризыклар, салатлар янына лимон соусы белән бирәбез.

Тәмле булсын!!!?

Фото: https://vk.com/tatarshlari

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев