Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Әче камырдан күпереп торган коймак пешерүнең серләре

Әче камырдан күпереп торган коймак пешерүнең серләре

✅Суга басылган камырдан коймак күпереп, тәмле булып пешә. Мондый коймакны пешерүе дә җиңелрәк.

✅Коймак матуррак – кызарыбрак, челтәрләнебрәк пешсен өчен онны иләгәч, бераз “ял иттерергә” һәм шуннан соң гына камыр изәргә кирәк.

✅Суга тоз салып болгаткач кына он өстәргә. Болай эшләгәндә, камыр төерчекләнмәячәк.

✅Камыр табага ябышмасын өчен суның кайнар булуы кирәк.

✅Коймак өчен чи чүпрә әйбәт. Шулай ук тоз һәм шикәр комының чамасын белү шарт. Тозы күбрәк булган камыр начар әчи, шуңа күрә коймаклар төссез килеп чыга. Ә инде шикәр комын күбрәк салган очракта коймак тиз искерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев