Саба ТВ

Саба районы

16+
Котлаулар

Сәрдә авылында яшәүче Самигуллин Миннесабир Шарифулла улының 95 яшьлек юбилее!// 13.04.2024. Радио (+аудио)

15 апреля 2024, 11:08

60

0

0

Самигуллин Миннесабир Шарифулла улы 1929 елнын 13 апрелендә  Саба районы Сәрдә авылында туган.

Миннесабир улы  1952 елда Сәрдә авылы кызы Хәдия белән гаилә корып яши башлыйлар.  7 бала - 3 кыз, 4 малай үстерәләр.

1953 елның  22 июнендә кызлары Миңзәлия, 1956 елның 03 гыйнваренда уллары Минтаһир, 1958 елның 14 августенда уллары Мулланур, 1962 елның 24 мартында кызлары Минтаһирә, 1963 елның 23 сентябрендә уллары Минсәлих, 1965 елның 16 октябрендә уллары Зөфәр, 1969 елның 02 ноябрендә кызлары Фидания  туа. Матур гына гомер кичергәндә тормыш иптәше 1983 елның  декабрендә вафат була, төп йортта төпчек улы Зөфәр гаиләсе белән гомер кичергәндә, улы Зөфәр 1992 елда  вафат була.

Миннесабир абыйга сугыш чорында урман кисү, ат белән агачлар чыгару, юл салу эшләрендә эшләргә туры килә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшендә эшләп, ферма мөдире, бригадир булып озак еллар нәтиҗәле эшләгәнлектән “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга. 45 ел хезмәт стажы бар.

Миннесабир абый тыл ветераны, шулай ук Бөек Җиңүнең юбилей медалләренә ия була.

Миннесабир абый  төп нигездә улы Минтаһир, килене Гөлгенә тәрбияседә гомер итә. Миннесабир абыйның соңгы елларда сәләмәтлеге какшап күзе күрми, колагы ишетми.

Миннесабир абыйның барысы 15 онык, 20 оныкчыгы бар. Бик тырыш гаилә, төп йортны яңартып, мал-туар асрап, каралты кураны тәртипләп тоталар.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев