Саба ТВ

Саба районы

16+
Котлаулар

Югары Симет авылында яшәүче Сәрия Гәзиз кызы Хәдимуллинаның 90 яшьлек юбилее! // 01.04.2024. Радио (+аудио)

03 апреля 2024, 09:02

72

0

0

Югары Симет авылында яшәүче Сәрия Гәзиз кызы Хәдимуллинаның 90 яшьлек юбилее!  // 01.04.2024. Радио (+аудио)

   
  Хадимуллина Сәрия Газиз кызы 1934 елның 1 апрелендә Теләче районы Кибәхуҗа авылында дүртенче бала булып дөньяга килә.
Сугыш башланганда аңа җиде яшь булаСугыш елларындагы авыр хезмәт, ачлык, мохтаҗлык газаплары өстенә, кешеләр күңелендә сугыштагы якыннарын көтү, алар өчен борчылып яшәү, иң яманы – алардан кара хәбәр алу. Тылдагылар һәр көн сугыштан, уллары, ирләре, әтиләреннән бер хәбәр көтә... Балалар бәхетенә аларның әтиләре Берлинга кадәр барып сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.

 Сугыш чорындагы ачы хәсрәт, ачлык аның хәтеренә  мәңге онытылмаслык булып булып кереп кала. “ Безне ачлыктан черек бәрәңге, кычыткан , алабута гына алып калды “- дип искә ала Сәрия апа ул еллардагы авырлыкны. Бүгенге тормышка сөенеп, шөкер итеп яши ул.

    Сәрия апа 4 нче сыйныфка кадәр генә белем ала ,аннан соң күмәк хуҗалыкка  сарык карарга керә. 1960 елны Югары Симет авылы егете Хадимуллин Рәфкәткә тормышка чыга, шул еллардан “Үзәк “ колхозында , күп кул көче сорый торган  яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында тырышып эшли . 1984 елда лаеклы ялга чыга , хезмәт ветераны була.

     Рәфкәт абый белән Сәрия апа    5 бала 4 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Балаларын җәмгыятькә лаеклы итеп тәрбияли алар, улларының дүртесе дә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Бала хәсрәтен дә күрә Сәрия апа ,бер улы вафат була. Бүгенге көндә калган балалары гаиләләре белән   Казан шәһәрендә яшиләр, аның 9 оныгы , 6 оныкчыгы бар. Сәрия апа кызы Гөлнара гаиәләсендә бәхетле картлык кичерә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев