Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Төнге чаңгы ярышлары 2019 (18+)

22 января 2019, 14:46

1184

0

0

26 гыйнвар көнне Байлар Сабамында Timerman спорт чаралары сериясенең яңа сезонының беренче ярышы-Төнге чаңгы ярышлары узачак. Мактау пьедесталының иң югары баскычына менү мөмкинлеге өчен катнашучылар 2 км, 5 км һәм 15 км дистанцияләрдә көрәшә алачаклар.

26 гыйнвар көнне Байлар Сабасында Timerman спорт чаралары сериясенең яңа сезонының беренче ярышы-Төнге чаңгы ярышлары узачак. Мактау пьедесталының иң югары баскычына менү мөмкинлеге өчен катнашучылар 2 км, 5 км һәм 15 км дистанцияләрдә көрәшә алачаклар.

Традицион рәвештә чаңгы трассасын яшь спортчылар, Timerkids балалар узышында катнашучылар ачып җибәрәчәк. Алар дистанцияне 300 метрга узачаклар һәм финишта балалар сериясенең иң зур медален алачаклар. Аннан соң стартка 2 км һәм 5 км га узышта катнашучылар чыгачак, ә 17.30 сәгатьтә чаңгы ярышында катнашучылар 15 километрга старт алачак.

2019 елгы ярышлар кышкы бәйрәм өчен сюрпризлардан да ким булмас дип вәгъдә итә: оештыру комитеты чарага әзерләнә башлаган инде. Ә катнашучылар өчен бу яңа спорт сезоны алдыннан  «кызып китәргә» менә дигән мөмкинлек булачак.

Катнашу өчен теркәлергә һәм турнирлар расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында барлык актуаль мәгълүматны Timerman спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында алырга мөмкин.

 

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев