Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Сабада “Саба таңнары” газетасы призына милли көрәш ярышы узачак

30 октября 2020, 13:49

926

0

0

“Саба таңнары” газетасы призына милли көрәш ярышлары үткәрү турында нигезләмә

Максат һәм бурычлар
Халык арасында милли көрәшне популярлаштыру; районның иң көчле кө­рәш­челәрен һәм командаларын ачыклау; Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле кө­рәшчеләрне ачыклау һәм сайлап алу; “Саба таңнары” газетасы призына ир-егетләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча шәхси-команда район чемпионаты традициясен дәвам итү.

Үткәрү урыны һәм вакыты
Ярыш 2020 елның 6 ноябрендә Саба спорт-мәдәни үзәгендә үтәчәк. Үлчәү- 9.00-10.00 сәгатьтә уткәрелә. Командалар вәкилләренең һәм судьяларының киңәшмәсе 10.00-10.30 сәгатьтә. Ярыш 10.45 сәгатьтә башлана.

Ярышларга җитәкчелек итү
Ярышларга әзерлек һәм аны үткәрүгә гомуми җитәкчелек "Саба таңнары" газетасы редакциясе һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Турыдан-туры җитәкчелек итү яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан расланган судьялар коллегиясенә тапшырыла.

Ярышта катнашучылар һәм үткәрү шартлары
Команда составы 11 кешедән тора. Шуларның берсе тренер һәм гомуми исәпкә керә торган 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыклардагы 10 көрәшче.

Командага ике үлчәү авырлыгында парлашу рөхсәт ителә. Ярышлар гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә үт­кә­релә. Үткәрү системасы (ике яисә бер җиңелүдән соң ярыштан төшеп калу белән) көрәшчеләр санына бәйле булачак. Ярышларга авыл һәм шәһәр җирлекләре, оешма, учреждение командалары, шулай ук шәхси беренчелек өчен көрәшчеләр кертелә. Көрәшчеләрнең яшәү урыны районда булуы шарт (паспорт буенча). Көндез укып белем алучы студентлар катнаша ала.

Аграр көллият командасына аерым команда куерга рөхсәт ителә. Чит район көрәшчеләре ярышка кертелми.

Шәхси-команда беренчелеген билгеләү
Шәхси урыннар ярышны үткәрү системасы нигезендә билгеләнә. Команда беренчелеге урыннар өчен җыелган иң аз сумма буенча ачыклана

Бүләкләү
Үз үлчәү категорияләрендә I-II-III урыннарны алган кө­рәш­челәр истәлекле бү­ләк­ләр һәм "Саба таңнары" газетасы редакциясе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталары белән бүләкләнәләр. Беренче урынны алган командага диплом һәм акчалата буләк биреләчәк.

Заявкалар
Табиб һәм оешма җитәк­чесе тарафыннан расланган рәсми заявкалар, иминлек хезмәтен күрсәтү документы ярышлар буласы көнне судьялар коллегиясенә тапшырыла.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев