Саба дулкыннары

16 нчы март шимбә көнне сезне Сабада үтәчәк бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз

--, 14 март 2019 - 10:05
2019-03-14 10:05:00

Галәмдә яз, кояш көлә һәм йөгереп диярлек Нәүрүз килә!

Дуслар, 16нчы март шимбә көнне сезне Сабада үтәчәк бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз. Сәгать иртәнге 8:00 дә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә башланып китә. Сәгать 9:00 да  Нәүрүз бәйрәмен тамаша кылырга  мөмкин булачак. Сәгать 10:00 да сезне Сабинка яр буена дәшәбез. Биредә “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” тематикасы буенча ярышлар булачак. Рәхим итегез, бәйрәмне бергә күңелле үткәрик!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: