Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

"Гаилә архивын тапшырыгыз» республика конкурсы

19 сентября 2022, 08:43

319

0

0

«2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 10.06.2016 ел, № 395 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) «гаилә архивын тапшырыгыз»дигән республика конкурсы үткәрә.

Әлеге конкурс яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.

Конкурста җиңүчеләр өчен 20000руб, 30000руб. һәм 50000руб. өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен акчалата премияләр каралган.

Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев