Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 30.09.2022г. - анонс (12+)

30 сентября 2022, 10:18

353

0

0

Бүген, 30 нчы сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) 30 сентябрьдә, Саба һәм Теләче районнарыннан чираттагы мобилизацияләнүче төркем җыю пунктына юл тотты.  Аларны туганнары, якыннары, дуслары, шулай ук район җитәкчеләре озатты. 

Исегезгә төшерәбез, Россиядә Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү кысаларында өлешчә мобилизация игълан ителде. Бу карарны кабул итү турында Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать иткән вакытта хәбәр итте.
Мобилизация чаралары 21 сентябрьдән башланды. Запаста торучылар һәм, барыннан да элек, Россия Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән  ир-егетләр өлешчә мобилизацияләнергә тиеш. Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле түләү статусын һәм барлык гарантияләрен алачаклар. Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 нче кайнар линия эшли, шулай ук җавапларны Объясняем.рф сайтында да табарга мөмкин. Сорауларга җаваплар РФ Оборона министрлыгы вәкилләре  тарафыннан әзерләнә.

2) Өлкәннәр көне якынлашканда районыбызда “Автобабай- 2022”  бәйгесе оештырылды. Чара 22 сентябрь көнне үтте. Анда 60 яшьтән өлкән 9  ир-ат катнашты. 

3) Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Озак еллар иңне иңгә куеп яшәгән парларга карап күңел сөенә, җанда горурлык хисләре уяна. Репортаж Түбән Шытсу авылыннан әзерләнде.

4) Бәйрәм уңаеннан “Дулкын» радиосы да зур эш алып бара. Районның «Кайгырту»  фондына иганә жыю максатыннан радиомарафон уздыра. Бүген, 30 сентябрь көнне эфирда бер-ничә сәгать дәвамында район, оешма-предприятие җитәкчеләре чыгыш ясый. 

5) Тәрбиячеләр – ата–аналардан соң балалар белән күп вакыт үткәргән беренче кешеләр. Алар безнең балаларны тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шушы изге һөнәр ияләре бу атнада, 27нче сентябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр. Саннарга килсәк районыбызда 45 балалар бакчасы эшләп килә. Барысы 2004 бала аларда белем күнекмәләре һәм тәрбия ала. 221 педагог хезмәт куя. Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Хәбибрахманова шушы сафны тулыландыручы алдынгы хезмәткәр. Ул киләсе сюжетыбыз герое.

6) Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның  тарихы бар. Хәзерге буынга үткәннәрне җиткерү, якыннан таныштыру Теләчедәге “Туган авылым” комплексы хуҗасы Рифкать Шәфыйковның төп максаты. Без әлеге музей хакында күп сөйләдек. Сюжет соңгы экспонатлар хакында.


7) Бүлмә интерьерында обойлар төп роль уйный. Сюжетыбыз яшәешебезне бизәүче обойлар хакында булыр. Без аны Байлар Сабасындагы Палитра-Хаус кибетеннән әзерләдек.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев