Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 28.10.2022г. - анонс (12+)

28 октября 2022, 08:44

370

0

0

28 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 28 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  


1) Илдә өлешчә мобилизация башланган алып Саба һәм Теләче районнарыннан бүгенгәчә 200дән артык кеше хәрби хезмәткә алынды. Чираттагы озату 26нчы октябрьдә булды.

2) «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен «Әнием пироглары» дип аталган акция игьлан иткән иде. Әлеге изге эшкә Саба районы да бик теләп кушылды. Аш-су осталары пешергән  пироглар, чәк-чәк һәм башка тәм-томнар башкалабыз Казанга озатылды.

3) Терлекчелек буенча фермерлык эшен башлаучылар районда артканнан арта. Хөкүмәтебез дә аларга хәер хаклы. Ярдәм программаларын булдырып кына тора. Тәвәкәлләр, башта документ эшеннән, аннан кара эшнең үзеннән курыкмаганнар ныклап тотына. Түбән Шытсу авылыннан Азат Хәбибрахманов та нәкъ менә шундый кыюларның берсе. Ул 2019нчы елдан үзенең крестьян фермер хуҗалыгын булдырып, бозаулар үстерә. Бу атнада без әлеге хуҗалыкта булып, хуҗаның үзе, эше белән танышып кайттык.

4) Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында юл-транспорт тәртибен ныгыту максатыннан ТРсында 20 октябрьдән-27 октябрьгә кадәр “Җәяүлеләр” профилактик акциясе үтте. Безнең иҗат төркеме бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары белән чираттагы рейдка чыкты.
 
5) “Бишенчегә бишле билгесе”. Магистраль газүткәргечләрнең  Шәмәрдән линия производство идарәсендә зур төзекләндерүдән соң бишенче цехны кабул итү тантанасында җитәкчеләр тарафыннан шундый канатлы сүзләр яңгырады. Биредә агымдагы елның март аенда киң колачлы ремонт эшләренә старт бирелә. Барысы 11 объект–бина тышыннан–эченнән тулысынча яңартыла, биләмәләр тәртипкә китерелә.Бу хакта тулырак без әзерләгән хәбәрдә.

6) Узган атнада районыбызда  заманча медицинада профилактика һәм терапиянең роленә багышланган “Сәламәт милләт” халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы, ТРсы сәламәтлек саклау министрлыгы, ТРсы Диния Нәзарәте, Саба муниципаль районы һәм башкалар оештырды. 

7) 29нчы октябрь 1952 нче елдан алып  ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылган көн буларак билгеләп үтелә. Быел аларның юбилей – 70 еллыклары.  Без март аенда үзебезнең районда эшләп килүче филиалның эшчәнлеге белән танышып , “Атна” инф-он программабызга хәбәр әзерләгән идек. Бүген аны эфирга кабатлап бирәбез. Ил җитәкчелеге дә – ведомстводан тыш сак хезмәтендә булучыларны һәм Росгвардиячеләрне хәрби һәм хезмәт бурычын намус белән үтәү үрнәген күрсәтүчеләр, диеп зурлый. 

8) 23 нче октябрь көнне Саба спорткомплексында ТРсының атказанган төзүчесе Фәргать Әһлиулла улы Нәбиуллин истәлегенә республикакүләм ачык көрәш бәйгесе уздырылды. Биредә 2009 нчы елгы һәм аннан да кечерәк көрәшчеләр келәмдә бил алышты.


 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев