Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 28.05.2021г. - анонс (12+)

28 мая 2021, 10:51

1034

0

0

28 нче май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 28 нче май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

 1) Мәктәпләрдә 2020 /2021 нче уку елы ахырына якынлаша.  “Соңгы кыңгырау”  бәйрәмнәре дә үткәрелде. Районыбызда быел 125 укучы  11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 343. Саба гимназиясендә үткән бәйрәм мизгелләрен хәтерләрдә яңартып алырбыз.
 
 2) Һәр эш хыялдан башлана. Хыял кешене көчле итә . Хыялы булган кеше һәр эшне матур итеп , җиренә җиткереп башкара. Ә хыял белән белем кешене төрле ачышлар ясауга әйди . Моның шулай икәнен мәктәп укучыларының техник иҗат фестивалендә күрергә мөмкин иде. Ул быел Лесхоз бистәсендә үтте.
 
 3) “Китап укып елый алганның күңелендә булмый каралык!” (К.Насыйри). Вакыт үтә башлагач кына бу сүзләрнең чынбарлыкка ни дәрәҗәдә якын икәнен аңлый башлыйсың икән. Күңеле белән яктылыкка,матурлыкка, аң-белемгә тартылган бу кешеләр әйтерсең лә, дөньяның керсез үзәген табып, кадерле укучысына да шул илаһи күркәмлекне тапшырырга тырыша сыман.   Җиһаныбызның яшеллеккә күмелгән шушы мәлендә, 27нче майда  китапханәчеләр көне билгеләп үтелде.

 4) Байлар Сабасының «Олимп» стадионында  пенсия яшендәге райондашларыбыз “Третий возраст” 11нче нче Республика Спартакиадасына сайлап алу ярышларында көч сынашты.

 5) Бүгенге көндә республиканың күп фатирлы 1074 йорт ишегалдында Наш двор-Безнең ишегалды республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре бара.Бу программа 5 елны колачлый,һәм ул узган елдан старт алды.Бу аралыкта районыбызда 5 ишегалды төзекләндерелгән , 2021нче елга 7 ишегалды планга кертелгән.Аларда да бүгенге көндә эш тулы көченә бара. Агымдагы атнада әлеге программаның башында торучы ТРсында төзекләндерелгән мөхит булдыруга ярдәм итү фонды вәкилләре якындагы 5 районның җаваплы җитәкчеләрен җыеп очрашу үткәрде. Барлык мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.

 6) Саба районы мәктәпләренең 10нчы сыйныфында укучы егетләр һәм аграр көллияттә белем алучы егетләр бу көннәрдә армия кануннары буенча  яшәде. 5 көнгә сузылучы хәрби кыр җыеннары армия тормышын күз алдына китерергә ярдәм итә. Һәм ул  ел саен үткәрелә. Быелгысы 19-21нче май көннәренә туры килде.

 7) Җәйге каникул башланырга санаулы көннәр калды. Район, авыл урамнары велосипед, самокат, сноубордта йөрүче балалар белән кайнап тора.Әти-әниләр, балалар үзләре белергә тиешле юл йөрү кагыйдәләре бар. Алар хакында Шәмәрдән һәм Байлар Сабасы балаларына ЮХИДИның өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреңдениясенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова сөйләде. Чарада безнең иҗат төркеме дә эшләде.
 
 8) 26 майда – тәвәккәл, инициативалы, ил икътисадында үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме – Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Районыбыз эшмәкәрләре әлеге бәйрәмне “Олимп” стадионында билгеләп үттеләр.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев