Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 26.11.2021г. - анонс (12+)

26 ноября 2021, 09:23

798

0

0

26 нчы ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

26 нчы ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты бара.  Ул быел республиканың 16 шәһәрендә һәм авылларында үтә. Әлеге исемлектә Байлар Сабасы дә бар. Бәйгенең барышы белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты.

2) Әниләр көне якынлаша. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче бу бәйрәм быел 28 ноябрьгә туры киләчәк. Районыбызда “Ана даны” медаленә лаек булган 120 дән артык күп балалы әни бар. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә шуның берсе белән танышып кайттык. Алдагы сюжет Кызыл Мишә авылында яшәүче Ризәлә Хәбибуллина хакында.

3) Татарстанда җәмәгать транспортына куар кодсыз кертми башладылар. Бу чикләүләрдән районнар да искәрмә түгел. Сабалылар да 22 нче ноябрьдән маршрут автобусларында куар кодлары һәм прививка ясатырга ярамаганлыкны раслаучы белешмә булган  очракта гына йөри ала. Без моңа автобус белән рейдка чыгып инанып кайттык.

5) Көндәлек мәшәкатьләре белән җәй, көз үтеп китте. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төп бурычы – салкын кышкы айларда терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар тудыру һәм ит-сөт җитештерү күләмен саклап калу. Шушы көннәрдә без “Игенче” акционерлык җәмгыятендә булып, хуҗалык терлекчеләренең бу җаваплы чорга ничек әзерләнүләрен карадык.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев