Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 26.06.2020г. - анонс (12+)

26 июня 2020, 14:37

1033

0

0

26 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 26 июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) РФ Конституциясенә узгәрешләр кертү турында тавыш бирүләр башланды. Бу хакта тулырак Гөлшат Галиәкбәрова хәбәрендә күрсәтеләчәк.

2) РФ конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тавыш бирүләрдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов та катнашты.

3) 22нче июнь көнне Үзәк урамда , билгесез солдат һәйкәле каршында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган Хәтер шәме акциясе узды.

4) Бүген район  Хәрби комиссариатында егетләрне армиягә озату тантанасы булды.

5) Чираттагы сюжет 50 баш умарта тотучы Марсель Мөхәммәтов хакында.

6) Сыеныр урынны Олыяз авылында, яшәү керемен җирдән тапкан үзбәк гаиләсенең тормышы без әзерләгән хәбәрдә.

7) Районыбызның 19 хуҗалыклы кечкенә генә Чәбки Саба авылында сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә монумент ачылды.

8) “Ярдәм янәшә” республикакүләм хәйрия акциясе дәвам итә. Аңа җаваплылыгы чикләнгән “ГазПромТрансгаз Казан” җәмгыяте дә кушылды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев