Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 26.03.2021г. - анонс (12+)

26 марта 2021, 08:55

836

0

0

26 нчы март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 26 нчы март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) Байлар Сабасында 1-2 нче апрель көннәрендә эвакуация өйрәнүләре узачак.

2) Бу атна башынннан Саба җирендә  тулы хокуклы яз тантана итә. Нәүрүз бәйрәмнәрен каршыладык, карга боткаларыннан сыйландык. Ярминкәләрдә йөреп, кирәк яракларыбызны да кайгырттык. Узган шимбә менә шундый күңелле вакыйгалар белән гөрләп үтте.

3) Саба арена спорт сараеның ишекләре  бу көннәрдә ябылып та тормый диярлек. Биредә ярыш, турнирлар, көндәлек шогыльләр берсен-берсе алыштырып кына тора. Узган атнаның бик мөхим спорт чарасы да нәкъ менә биредә оештырылды. Районыбызда өстәл теннисы буенча 19 нчы ачык, шәхси , команда, бөтенроссия ярышы үтте.

4) Лесхозның “Нарат” боз сараенда хоккей буенча хәйрия турниры үткәрелде.

5) Мәктәп укучыларының язгы каникулы. Бу көннәрдә мәктәп, гимназия яны машиналар агымы, халык шавыннан бераз тынып тора. Шулай булуга да карамастан, юл иминлеге сагында торучылар бу чорда да уяулыкны югалтмый. Республика күләмендә 17 мартта башланган “Язгы каникуллар” профилактика чарасы кысаларында “Бала- төп пассажир” акциясе үтә. Ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәр аралыгында мәктәп, балалар бакчаларына илтүче юлларда ЮХИДИ инспекторлары рейдлар уздыра. Алар белән безнең иҗат төркеме дә эшләп кайтты.

6) Сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, бик күп талантларны ачуда ярдәм итүче һөнәр ияләре 25 нче март көнне һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Сүзебез матур традицияләрне саклап, аларны яңартып халыкка тәкъдим итүче мәдәният хезмәткәрләре хакында. 23 нче март көнне аларны Саба район мәдәният йортында хөрмәтләү тантанасы булып үтте. Чарада ТРсы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТРсы президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсүәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

7) Узган атнада Байлар Сабасының спорт комплексында су асты көймәсе диңгезчеләре көненә багышланган татарча көрәш бәйгесе узды. Ул өченче ел рәттән үткәрелә.

8) РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча районара турнир узды. Чара 24нче март көнне Лесхоз урта мәктәбендә үткәрелде. Легендар урманчының үзенең дә яраткан бу спорт төре районыбыз җирлегендә елдан ел популярлаша, турнир катнашучыларынын да географиясе киңәя. Республика районнарыннан килгән спортчылар сафына казанлыларның да кушылуы дәрәҗәне тагын да арттыра.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев