Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 25.11.2022г. - анонс (12+)

25 ноября 2022, 08:48

408

0

0

Бүген, 25 нче ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) 2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу дата 20 ноябрьгә туры килде. Юл-транспорт фаҗигасе – олыларны да, балаларны да үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе. Әлеге дата уңаеннан республикада 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр атналык игълан ителеп ЮХИДИ инспекторлары төрле чаралар уздырды. Мичән урта мәктәбендә булып узган очрашудан Гөлназ Вахитова сюжеты.
  
2) Төрле тарихи чорларны кичеп, 102 яшен тутырган Таифә әби Лотфуллина Шәмәрдән авылында яши. Йөзяшәрне зур юбилее белән тәбрикләргә җитәкчеләр, туганнары килде. Күңел матурлыгын, йөз аклыгын җуймаган әбекәй янында безнең иҗат төркеме дә булып кайтты. Әлфия Мөбарәкова хәбәре.

3) Һәр авыл җире үзенең үрнәк гаилә парлары белән матур. 40 елдан артык иңне-иңгә куеп тормыш юлын дәвам итүче  Шакировлар да Югары Симет  авылы күрке. 5 балалы әти-әни илгә, көнгә игелекле нәсел дәвамчылары үстерү белән горурланалар. Бу гаиләнең бәхет серләрен Райлә Галәвина белешеп кайтты.
   
4) 27нче ноябрьдә иң матур, иң җылы бәйрәм – әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан күңелле чаралар да үтә. Бигрәк тә балалар аларда актив катнаша. Сабаның 6нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы сабыйлары кичә “Дулкын” радиосында чыгыш ясарга килде, әниләренә багышлап матур шигырьләр һәм җырлар яздырдылар.
   
5) 17-18 ноябрь көннәрендә республика муниципаль хезмәткәрләренең  мини-футбол буенча спартакиадасы булып үтте.
  
Бу якшәмбедә илаһи бәйрәм- әниләр көнен билеглибез. Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. 
Ана назы - жирдэ ул мэнгелек, 
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз. 
Без узасы юлда маяк булып 
Гомер буе балкып торыгыз.
 Яраткан, кадерле әниләребез! Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Һәр көн сезнең күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын ! Бәйрәм белән сезне!  
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев