Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 24.01.2020г. - анонс (16+)

24 января 2020, 13:19

952

0

1

24 январь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

24 январь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

1.Сабабызда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы нигезендә тагын бер зур проект тормышка ашырылу алдында тора. Сүз халык  телендә “әфганчылар паркы” дип йөртелгән  урында  яңа парк  булдыру турында  бара.  Шул  уңайдан Балалар иҗат үзәгендә Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамы буйлап  урнашкан паркны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать тыңлаулары үтте.

2. Узган атнада Завод Нырты урта мәктәбендә интернационалист- сугышчы Фердинанд Шәйдуллинны искә алдылар.

3. 25 нче гыйнар - Россиядә студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн-төрле уку йортларында белем алучыларның һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Районыбызның Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаган студентлар туган авыллары белән элемтәне бервакытта да өзмиләр. Атна саен сагынып кайталар, концерт- спектакльләр әзерлиләр.

4. 21 гыйнвар көнне “Әллүки” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары һәм кызлары“Гафэль” гаилә бакчачылык үзәгендә һәм “Яшен” оешмасында булдылар.

5. 18 нче гыйнвар көнне Саба районы Тимерман сериясенең төнге чаңгы ярышларын кабул итте.

 

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев