Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 23.12.2022г. - анонс (12+)

23 декабря 2022, 09:00

836

0

0

23 нче декабрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 23 нче декабрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Декабрь башыннан республикабызда грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Шул уңайдан безнең иҗат төркеме район үзәк хастаханәсендә булып кайтты. Белгечләр киңәше сезгә авырудан сакланырга һәм тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итәр. 

2) Бусагада яңа 2023 нче ел. Көнчыгыш календаре буенча бу елның ике хуҗасы булачак. Хакимлек Юлбарыстан Куян һәм песигә күчә. Районыбызда куян асрап көн күрүчеләр байтак. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә без андыйларны барлау максатыннан Мичәнбаш авылына юл алдык.

3) 17 декабрьдә Байлар Сабасында урнашкан чаңгы трассасында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

4) Ә хәзер барысы хакында да тулырак. Саба муниципаль районы бинасының актлар залында терроризмга каршы чараларны үтәү максатында ниләр эшләргә кирәклеге хакында сөйләштеләр. Комиссия утырышыннан Ә.М сюжеты. 

5) Яңа елга 8  көн калды. Бәйрәмнең якында гына икәнен район урамнарында кардан ясалучы сыннар, әкият патшалыгын хәтерләтүче таулар, кичләрен җемелдәп янучы утлар искәртә. Әзерлек эшләре инде финиш сызыгында.Төп чыршы ачылу тантанасына кадәр матурлау, бизәү эшләрен тәмамлау өчен райондашларыбыз бар тырышлыкларын эшкә җигә. Иң зур көч  үзәк урамга юнәлгән. Биредәге эш барышы белән Райлә Галәвина таныштыра.

6) Яңа ел бәйрәмен һәр кем , аеруча, балалар көтеп ала. Тәмле күчтәнәчләре, заманча бүләкләре өчен иң яраткан бәйрәм булып та санала ул. Безнең “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе балалары да Яңа ел бәйрәменә сөенешеп килделәр.

7) Чаңгыда шуу  күпчелек райондашларыбызның  яраткан спорт төре.  Шуңа да кыш җитү белән чаңгы трассасы чаңгы шуучыларның яраткан урынына әйләнә. Чиге булмаган ярышларга старт бирелә. Өченче көн Ямьле Саба яр буенда яңа сезонны ачу ярышлары үтте.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев