Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 20.08.2021г. - анонс (12+)

20 августа 2021, 13:20

1373

0

0

20 нче август кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 20 нче август, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар турында кыскача:

   1) Өченчекөн ТРсы Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Марат Әхмәтов районыбызга эшлекле сәфәр кылды. Ул актив яшьләр белән очрашты, дәүләт программаларының тормышка ашырылышы белән танышты, халык фикерләрен тыңлады. Әлфия Мөбарәкова бу хакта тулырак сөйләр.
   
   2) Киләчәк яшьләр кулында. Илебездә, туган, торган җирләребездә нинди үзгәрешләр, тормыш-көнкүрешне яхшырту өчен ниләр эшләргә кирәк? Бу мәсьәләгә ачыклык шушы көннәрдә районыбыз яшьләре күзлегеннән кертелде. “Яшь гвардия” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең халык программасына тәкъдимнәр җыю максатында яшьләр туры үткәрде.
   
   3) Республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу дәвам итә. Безнең районда да бу мөһим ныклы әзерлек белән үтә. Сораштыруның хәзергә 70%ты тәмам. Тулысынча 30 августка төгәлләү бурычы куелган. Якынча саннар бу ел ахырында, төгәл нәтиҗә 2022 елда билгеле булачак.
   
   4) Районыбыз авыллары буенча старт алган “Саф сулы ямьле Саба” проекты маршруты бу атнада Шекше авыл җирлегенә барып җитте. Район китапханәсе һәм ТРсы экология министрлыгы теләктәшлегендә узучы бу чара хаман саен матур борылыш ала һәм катнашучылар, оештыручылар  тарафыннан яңалыклар белән байый. Шекшелеләр бодай юуу йоласын яңартты.

   5) Физкультурачылар  көне совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе. Ул 1939нче елдан башлап августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, шушы тармакта хезмәт куючылар, кыскасы физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар. Безнең районда спорт белән шогыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тә тудырылган һәм алардан файдаланучыларның уңышлары да бик күп. Физкультурачылар көне уңаеннан Олимп стадионында узган бәйрәм чарасыннан безнең чираттагы хәбәребез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев