Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 23.07.2021г. - анонс (12+)

23 июля 2021, 09:03

1763

0

0

23 нче июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 23 нче июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар турында кыскача:


1) Республикабызда  белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел бу эшләрне финанслау 2 млрд сум тәшкил итә. Саба районында да мәгариф объектларын төзекләндерү зур игътибар астында. Бу җәйдә 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше башланды, “Һәр баланың уңышы” дигән милли проект кысаларында Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә спортзал, гимназия, сәләтле баллаар, югары Симет, Олы Шыңар мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы”, 2 басу Арташ, Олыяз, Түбән Симет Олы Шыңар балалар бакчаларында “Уңайлы мохит” программалары нигезендә ремонт эшләре бара. Шулай ук мәктәпләрдә кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру программасы нигезендә Шәмәрдн, Мичән, Шекше мәктәпләрендә төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. Ә капиталь ремонт республика программасына Түбән шытсу төп мәктәбе һәм Шекше балалар бакчасы биналары кертелгән.

2) Җәйнең явым-төшемсез булуы зыян салса да, аннан файда күрүчеләр дә бар. Ул юл төзелеше тармагы. Бу көннәрдә алар бер өзлексез без йөри торган юлларны төзү, ремонтлау эше белән мәшгүль. Җәйге чорда район буенча бу эшләр берничә урында башкарыла. Безнең алдагы сюжет Килдебәк - Иске Икшермә участогыннан әзерләнде.

3) Сәүдә - җәмгыятьнең муллыгын һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче иң мөһим тармакларның берсе. Иртәгә әлеге тармакта эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең иҗат төркеме авылларда халыкны көнкүреш товарлары белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды.

4) Республикада 2007 елдан бирле Хәйриячелек эшчәнлегенең республика советы башлангычы белән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уздырылучы  «Мәктәпкә җыенырга булыш!» хәйрия акциясенә районыбыз ел саен теләп кушыла. Саба гимназиясендә белем алучы һәм беренче сыйныфка укырга керүче балалар район башлыгы, иганәчеләр кулыннан бүләкләр кабул итте.

5) Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр күптөрле. Саба районында җәй саен эшләп килүче “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерында бу көннәрдә спортчы балалар ял итә. Лагерьны ачу тантанасы да бик җанлы һәм мәртәбәле кунаклар катнашында үтте.

6) 21 нче һәм 22 июль көннәрендә Саба районында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан балаларны йөртүче автобуслар, шоферларның йөртү хокукы буенча тиешле документлар, юлламалар тикшерелде. Шундый рейдларның берсендә без дә эшләдек.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев