Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 21.08.2020г. - анонс (12+)

21 августа 2020, 12:56

1060

0

0

21 нче август кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 21 нче август, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1)  Районыбыз игенчеләре уракның экватор сызыгын узды.Бүгенгә 53% мәйданда икмәк җыеп алынган. Һәр гектардан уңыш чыгышы уртача 35,7 центнерны тәшкил итә. Алдынгылар сафында Нырты хуҗалыгы бара. Аларда бу күрсәткеч 42, 9 центнерга тигез.Икенче урында 42, 2 центнер белән Мөхәммәтшин хуҗалыгы. Өченчедә Саба җәмгыятенең Тимершык бүлекчәсе. Аларда икмәк чыгышы гектарыннан 39 центнерга якын. Безнең  беренче хәбәребез Явлаштау кырларыннан әзерләнде.


2) «Безнең ишегалды» республика программасы район буенча 50 ишегалдына барып җитәчәк. Бүгенгә шуның 4сендә эш гөрли.


3) Республиканың мәгариф хезмәткәрләре август конференциясендә Сабаның Сәләтле балалар мәктәбе укытучысы Гөлнур Байкиевага ТРсының Халык укытучсы исеме бирелде.


4) “Юлбат ”хуҗалыгы кырларында игенчелек буенча тәҗрибәләр алып барылды. Максатлары отышлы нәтиҗәләрне район басуларында кулланып уңышның күләмен генә түгел, сыйфатын да арттыруга ирешү..


5) 11нче – 15нче август көннәрендә Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәгендә “Алтын каләм” фестивале үтте. Районыбызның Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы Илзия Гафиятова һәм Тимершык урта мәктәбе укучысы Айлия Хаҗиева фестивальдән  зур җиңү белән кайттылар.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев