Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 02.09.2022г. - анонс (12+)

02 сентября 2022, 10:37

730

0

1

2 нче сентябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 2 нче сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  


1) 1 сентябрь рәсми рәвештә Белем көне дип беренче тапкыр 1984нче елда игълан ителә. Шулай булуга да карамастан, бу көн элек-электән зур белем бәйрәме буларак билгеләнә. Шулай итеп, кичә яңа уку елына старт бирелде.  Бәйрәм көнендә Сабабызда 500 урынга исәпләнгән яңа  мәктәп үз ишекләрен ачты. Күпьеллык тарихы булган Саба гимназиясе дә укукчыларын белем иленә дәште. 

2) 2022-2023 уку елында районыбызда 441 укучы беренче сыйныфка укырга килде. 11 урта, 6 төп, 2 башлангыч-мәктәп филиал, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат – мәктәбе, 1 сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат-мәктәп, Кызыл Мишә һәм Корсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат – мәктәптә яңа уку елы башланып китте. Мичән төп мәктәбе һәм Саба коррекцияле белем бирү мәктәп-интернатыннан хәбәребез. 

3) Узган җомгада татар китабын, туган телне яратып, олылап яшәүче милләттәшләр Саба районында очрашты. “Сабантуй” мәдәни-спорт үзәгендә республикакүләм Әдәби Сабантуе узды.

4) Үткән атнада Шекше авылында традициягә әйләнгән “Бал туе-2022” узды. Пандемия аркасында 2 ел очраша алмаган умартачылар бергә җыелып, тәҗрибә уртаклашты. Бал кортларын үз итүчеләр белән безнең иҗат төркеме дә аралашты.

5) Алдагы елларда пандемия сәбәпле булмыйча торган мөселман сабантуе да дин кардәшләребезне сөендереп мәйданнарны колачлады. Ул быел Иләбәр авылы янындагы мәйданда үткәрелде. Урыны гына түгел , исеме дә үзгә яңгырашлы булган “Шөкер һәм      уңыш” бәйрәмен безнең иҗат төркеме дә карап, кунак булып кайтты. 

6) 30 августта ТР көнен билгеләдек. Ул җөмһүриятебездә яшәүчеләр өчен  зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан буенча төрле бәйрәм чаралары узды.  Шул исәптән районыбызда да. Шәмәрдән авылыннан әзерләнгән репортажны карарга тәкъдим итәбез. 

7) Республика көне уңаеннан Байлар Сабасындагы Аргамак картодромындма лыжероллерларда район ярышлары үткәрелде.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев